Татарстанның һәр тугызынчы эшкуары һәм үзмәшгулье интернет-сәүдәне үзләштергән инде

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында теркәлгән һәр тугызынчы кече һәм урта эшкуарлык субъекты һәм үзмәшгуль үз товарларын онлайн-каналларда сату белән шөгыльләнә. Бер ел эчендә аларның өлеше 7,01 % тан 11,5 % ка кадәр артты. Өстәвенә, аларның 33 процентының интернет-сәүдәдән кереме бердәнбер яки төп хезмәт хакы булып тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил Аппараты хәбәр итә.

2022 ел нәтиҗәләре буенча маректплейсларда Татарстан сатучылары саны 2 тапкырга арткан һәм 45,5 мең тәшкил итә, бу Идел буе федераль округы буенча селлерларның гомуми саныннан 27 % ны тәшкил итә (2021 елда – 23,1 мең). Аларның сату әйләнеше бер елда 50 млрд сумнан артып китте, бу 2021 ел нәтиҗәләреннән 2 тапкыр (+100,3 %) артык (25,14 млрд сум). Узган ел йомгаклары буенча республика бюджетына әлеге төр эшчәнлектән кергән керемнәр 3 млрд сум тирәсе тәшкил иткән.

Мондый нәтиҗәләргә шул исәптән «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты буенча «Минем бизнес» төбәк үзәге тарафыннан күрсәтелә торган кече һәм урта бизнеска ярдәм чаралары нәтиҗәсендә ирешелде.

Маркетплейсларга чыгу буенча КУЭ га күпчелек ярдәм чаралары бушлай. Алар арасында сертификацияләү һәм патентлаштыру буенча хезмәтләр күрсәтү, маркетплейсларда, шул исәптән халыкара электрон мәйданчыкларда товарлар урнаштыру, Интернет-мәйданчыкларда нәтиҗәле эшләү өчен кече һәм урта эшкуарлык вәкилләренең квалификациясен күтәрү буенча белем бирү программаларын, шулай ук 2 меңгә якын катнашучы өчен интернет-сәүдәне үстерү буенча укыту семинарларын һәм форумнарын үткәрү бар.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектының максаты – бизнесны үстерүнең барлык этапларында – старт идеясеннән алып экспортка чыгуга кадәр ярдәм итү. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган илкүләм проектлар 2019 елда башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International