Татарстан Республикасы уйлап табучылары һәм рационализаторлары җәмгыятенең Республика советы президиумының 2014 елның 16 декабрендәге карары белән, күпьеллык актив уйлап табу эшчәнлеге өчен, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының инвестицияле проектларга дәүләт ярдәме күрсәтү бүлеге башлыгы – Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы Вольтер Левашов «За заслуги в ОИР» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү һәм «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 маддәсенең үз көчен югалтуын тану турында» 71-5 номерлы Татарстан Республикасы закон проектына җайлау йогынтысын бәяләү үткәрелә.
Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен тәкъдим ителгән закон проекты буенча җәмәгать консультацияләрендә катнашырга чакырабыз.
Татарстан Республикасы Прокуратурасы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2015 елга кара һәм төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату буенча юридик затлар эшчәнлеген тикшерүне үткәрү планын раслады.
Эшкуарларның игътибарын шуңа юнәлтәбез, планда күрсәтелгән мәгълүмат, тикшерелергә тиешлеләрнең составы буенча да, тикшерүләрне үткәрү даталары буенча да, ел дәвамында үзгәрешсез калачак.