Россия Монополиягә каршы хезмәт көндәшлекне үстерү һәм җирле җитештерүчеләргә ярдәм итү буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тәҗрибәсен югары бәяләде

2014 елның 26 декабре, җомга
Россия Монополиягә каршы хезмәтнең 13 территориаль органы, һәм шулай ук үзәк аппараты вәкилләре 2014 елның 25 декабрендә Казанда пилот төбәкләрдә Көндәшлекне үстерү стандартын гамәлгә ашыруның якынча нәтиҗәләрен тикшерделәр. Стандарт Россия Федерациясе субъектларында көндәшлекне стимуллаштыруның иң яхшы тәҗрибәләрен гамәлгә кертүне күздә тота. Агымдагы елда Стандартны кертү һәм гамәлгә ашыруның пилот территорияләре исәбендә, Хабаровск крае, Түбән Новгород, Волгоград өлкәләре һәм Санкт-Петербург белән беррәттән, Татарстан да сайланган иде.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтовның доклады төп чараларның берсе булды. Ул Стандартны гамәлгә ашыру буенча Татарстан тәҗрибәсе турында сөйләде. Стандартны тормышка ашыру көндәшлекле мохиткә масштаблы мониторинг үткәрүне, өстенлекле һәм социаль мөһим базарлар исемлеген билгеләүне, һәм шулай ук намуслы көндәшлелекне тәэмин итү, импортны алыштыру һәм җирле товар җитештерүчеләргә ярдәм итү буенча чаралар планын эшләүне күздә тота. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 6 маендагы 799-р номерлы күрсәтмәсе белән, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы территориясендә көндәшлекне үстерүгә ярдәм итү вәкаләте бирелгән орган итеп билгеләнде.
Көндәшлекне үстерүдә һәм инвестицияле эшчәнлеккә ярдәм күрсәтүдә, гомумән алганда, Татарстан Республикасы, аерым алганда, ТР Икътисад министрлыгының уңай тәҗрибәсе катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Стандартны гамәлгә кертү кысаларында республикада көндәшлекле мохитнең сыйфатын күтәрү буенча эш алып барыла.
Хәзерге вакытта Татарстанда төбәктә көндәшлекне үстерүгә этәргеч бирү буенча кайбер чараларны үз эченә алган «юл картасы» эшләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International