Татарстан Республикасы эшкуарлары өчен Яңа елны каршы алуга багышланган тантаналы кичә үтте

2014 елның 26 декабре, җомга
26 декабрьдә Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы эшкуарлары өчен Яңа елны каршы алуга багышланган тантаналы кичә үтте. Чарада Яр Чаллы шәһәре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, һәм шулай ук 150 предприятие һәм оешма җитәкчесе катнашты.

Тантаналы кичәдә кереш сүз белән Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, ТР икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Кропотова, Яр Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы Идарәсе һәм «Кама аръягы» рәисе Иван Шигин чыгыш ясадылар.

Нәтиҗәле намуслы хезмәт һәм Яр Чаллы шәһәре социаль-икътисадый үсешенә лаеклы өлеш керткән өчен, эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләрен бүләкләү тантаналы кичәнең төп мизгелләренең берсе булды.
Бүләкләү барышында икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов «Инжиниринг Плюс» компанияләр төркеме директоры Павел Евдокимовка Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Рәхмәт хатын һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты икътисадый үсеш һәм эшкуарлыкка ярдәм идарәсенең эшкуарлыкка ярдәм итү һәм үстерү бүлегенең баш белгече Евгений Сироткинга Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Мактау кәгазен тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International