Татарстан Республикасы Прокуратурасы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2015 елга кара һәм төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату буенча юридик затлар эшчәнлеген тикшерүне үткәрү планын раслады.
Эшкуарларның игътибарын шуңа юнәлтәбез, планда күрсәтелгән мәгълүмат, тикшерелергә тиешлеләрнең составы буенча да, тикшерүләрне үткәрү даталары буенча да, ел дәвамында үзгәрешсез калачак.
План белән министрлык сайтында сылтама буенча таныша аласыз: http://mert.tatarstan.ru/rus/Licensing/plan_proverok.htm.
Планда каралган тикшерүләрне үткәрүгә кагылышлы барлык сораулар буенча лицензияләү бүлегенә (843)524-91-49, 524-90-22, 524-91-48 телефоннары буенча яки Nadezhda.Gornovskaya@tatar.ru, Hasanova.Elmira@tatar.ru, Dmitriy.Krasnikov@tatar.ru, Alina.Muhametzyanova@tatar.ru электрон адреслары аша мөрәҗәгать итә аласыз.