«Россия Федерациясендә сәнәгать сәясәте турында» Федераль закон кабул ителде

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе
2014 елның 31 декабрендә «Россия Федерациясендә сәнәгать сәясәте турында» 488-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде.
Федераль законда сәнәгать сәясәтенең максатлары, бурычлары һәм принциплары, аны формалаштыруда һәм гамәлгә ашыруда катнашучылар даирәсе билгеләнә, һәм шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте, башкарма хакимиятнең федераль органнары, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнарының сәнәгать сәясәте өлкәсендәге вәкаләтләре регламентлаштырыла.
Федераль законда индустриаль (сәнәгать) парклар резидентларының һәм идарәче компанияләренең сәнәгать өлкәсендәге эшчәнлекләрен стимуллаштыру чараларын куллану карала, һәм шулай ук әлеге чараларны сәнәгать кластерларына карата куллану да билгеләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International