2014 елда нәтиҗәле хезмәттәшлеге һәм дәүләт программаларын уңышлы тормышка ашыруы өчен, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәт коллективы Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
«2014 елдагы уртак, комплекслы һәм тырыш хезмәтебез нәтиҗәсендә без алдыбызда торган барлык максатларга да ирештек. Дәүләт программаларын тормышка ашырудагы ярдәмегез, Татарстан Республикасы халкының тормыш сыйфатын күтәрүдә актив катнашуыгыз өчен тирән рәхмәтемне белдерәм», – диелә Рәхмәт хаты текстында.
Әлеге Рәхмәт хаты Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының барлык башка бүләкләре арасында лаеклы урынын биләр.
2014 елда, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Яр Чаллы шәһәрендә «Үсеш» сәнәгать паркының II чиратын төзү проекты эшләтеп җибәрелде. 2014 елда министрлык тарафыннан әлеге проектны гамәлгә ашыру максатына федераль һәм республика бюджетларыннан 228,79 млн сум җәлеп ителде.