Артём Здунов эшкуарлыкка ярдәм инфраструктурасы оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде

2015 елның 5 гыйнвары, дүшәмбе

2014 елның 30 декабрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов 2014 ел өчен эшкуарлыкка ярдәм инфраструктурасы оешмалары эшчәнлегенә йомгак ясауга һәм 2015 ел планын тикшерүгә багышланган киңәшмә үткәрде.


Киңәшмәдә төбәк инжиниринг үзәкләре, бизнес-инкубаторлар, прототиплаштыру үзәкләре, Яшьләр инновацияле иҗат үзәге, Татарстан Республикасы экспортка ярдәмне координацияләү үзәге, «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБО һәм «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге» ДБУ җитәкчеләре катнашты.


Киңәшмә барышында 2014 елгы эшчәнлеккә йомгак ясалды, нәтиҗәлелекне бәяләүдә ирешелгән күрсәткечләр тикшерелде, һәм шулай ук эшкуарлыкка ярдәм инфраструктурасын тәшкил итә торган оешмалар үсешенең 2015 елга перспектив планнары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International