Кара һәм төсле металл калдыкларын җыю, әзерләү, саклау һәм эшкәртү эшчәнлеге алып баручы юридик затлар, шәхси эшкуарлар һәм лицензиягә дәгъва кылучылар игътибарына

2015 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе
Лицензиатның дистанцион мәктәбендә егерме беренче дәрес урнаштырылды: Лицензия таләпләре: хезмәткәрләр.
Егерме беренче дәрестә төсле металлның химик составына анализ үткәрү өчен җаваплы хезмәткәрләргә һәм әлеге хезмәткәрләрнең тиешле квалификация ала алу мөмкинлекләренә кагылышлы сораулар карала.
99-ФЗ номерлы федераль закон тарафыннан лицензиягә дәгъва кылучыларга карата гомуми таләп куела – лицензиягә дәгъва кылучының һәм лицензиатның хезмәт килешүе төзелгән, лицензия бирелә торган эшчәнлек төрен алып бару өчен кирәкле һөнәри белеме, тиешле квалификациясе һәм (яки) эш стажы булган хезмәткәрләре булырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International