Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов барыгызны да Яңа 2015 ел белән тәбрик итә

2014 елның 31 декабре, чәршәмбе

Кадерле дуслар!


Барыгызны да ихлас күңелдән якынлашып килүче Яңа 2015 ел белән тәбрик итәм!


Сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхетле Яңа ел телим! Ул бары тик яхшы хәбәрләр һәм шатлыклы вакыйгалар гына алып килсен, ә барлык уй-ниятләрегез уңыш белән тормышка ашсын! Йортыгызны һәрвакытта да ягымлы мөгамәлә һәм мәхәббәт ямьләсен, хыялларыгыз чынга әверелсен, башланган эшләрегез уңышлы тәмамлансын!


Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч-дәрт һәм имин тормышлар телим!


Хөрмәт белән,
икътисад министры Артём Здунов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International