Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасын 2015 елда тормышка ашыру максатында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасын тормышка ашыру буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елга Комплекслы эш планы турында» 2014 елның 24 декабрендәге 1016 номерлы Карары кабул ителде.
2014 елның 24 декабрендә ТР Муниципаль берәмлекләре советында Татарстан Республикасы Территориаль иҗтимагый үзидарәләренең социаль проектларына конкурс уздыру буенча конкурс комиссиясе утырышы үткәрелде.
Конкурста Татарстан Республикасының 20 муниципаль районы һәм 2 шәһәр округыннан килгән 204 проект катнашты, аларның 116сы финалга чыкты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Конкурс комиссиясе карары белән 30 җиңүче, 41 лауреат, 45тән дә ким булмаган санда конкурс дипломанты билгеләнде.
Грант фондының гомуми зурлыгы 4 млн сумны тәшкил итә.