Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының инвестицияле проектларга дәүләт ярдәме күрсәтү бүлеге башлыгы Татарстан Республикасы уйлап табучылары һәм рационализаторлары җәмгыятенең күкрәк билгесе белән бүләкләнде

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы уйлап табучылары һәм рационализаторлары җәмгыятенең Республика советы президиумының 2014 елның 16 декабрендәге карары белән, күпьеллык актив уйлап табу эшчәнлеге өчен, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының инвестицияле проектларга дәүләт ярдәме күрсәтү бүлеге башлыгы – Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы Вольтер Левашов «За заслуги в ОИР» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Вольтер Левашов Татарстан Республикасы уйлап табучылары һәм рационализаторлары җәмгыятенең Республика советы эшендә актив катнаша. Ул техниканың төрле өлкәләренә караган 135 уйлап табуның авторы булып тора, шуларның 15е яңа техника үрнәкләрендә файдаланыла. Республикада уйлап табу һәм рационализаторлык эшен җайлый торган нигезләмәләр дә аның актив катнашлыгында эшләнелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International