Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гайдар форумы кысаларындагы "Икътисадның реаль секторы: нәтиҗәлелеккә юл" панель дискуссиясендәге чыгышында белдерде. РФ Дәүләт Думасы спикеры Сергей Нарышкин фикер алышуның модераторы булды.
Дискуссяи барышында “Россия тимер юллары” ААҖ президенты Владимир Якунин, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров икътисадта дәүләт катнашуы, дәүләт компанияләре, бюджет оешмалары һәм оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә аутсорсинг мөмкинлеге турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Шулай ук экспертлар – Финляндиянең экс-премьеры Эско Ахо, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау фикерләрен белдерде.
2015 елның төп бурычларыннан берсе – сәнәгать җитештерүе күләмнәрен саклап калу, предприятиеләр үзләренең продукциясен сату базарларын югалтмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында хәбәр итте. Чираттагы утырыш 2015 елда сәнәгать секторы үсеше мәсьәләсенә багышланды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Икътисадый совет утырышын ачып, Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Татарстанда 2014 елда барлык төп социаль-икътисадый күрсәткечләр үтәлгән. Тулаем ел йомгаклары начар түгел, диде ул, быел төп бурычларның берсе – реаль икътисадый секторны саклап калу. Ситуация валюталар курсы артуга, кредитлар буенча ставкалар кыйбатлануга, шулай ук тышкы финанслау, заманча технологияләр ябылуга бәйле рәвештә катлаулана. Барлык бу факторларны истә тотмый булмый, дип саный Татарстан Президенты. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, соңгы елларда республикада эшсезлек дәрәҗәсе түбән килеш сакланды, 2014 ел азагында бу күрсәткеч арта башлады.