ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2015 ел
җомга

Очрашу Алтай краенда төзелеп килә торган Икътисад, инвестицияле эшчәнлек өлкәсендә дәүләт сәясәте министрлыгы структурасын сайлау, МИЗ, парк структуралары эшчәнлеген оештыру сорауларына, һәм шулай ук инвестицияле һәм инновацияле проектлар белән идарә итү методларына һәм механизмнарына  багышланган иде. 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 12 декабрендәге 1293нче карарына ярашлы рәвештә оештырылган «Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм турында»гы Федераль законны гамәлгә ашыру сораулары буенча Хөкүмәт комиссиясе карары белән 20 ноябрь ел саен Россия Федерациясе субъектларында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне буларак билгеләнә. 


19
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев 2015 елның 18 ноябрендә  Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә (КФҮ) Россия Федераль миграция хезмәте (ФМХ)  хезмәт күрсәтүләрен башкару сорауларына багышланган киңәшмә үткәрде. 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2015 елның 17 ноябреннән 17 декабренә кадәр эшкуарлар өчен «Бизнес-десант» дип аталган белем бирү семинарлары сериясен оештыра. Семинарларда катнашучыларга бушлай әзер бизнес-идеяләр  тәкъдим ителә. Әзер документлар комплектына «төрелгән» бизнес-идеяләр ярдәмендә кыска вакыт аралыгында бизнесның яңа юнәлешен ачып җибәрергә мөмкин.


18
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Әлеге закон проектының максаты  -  пенсия тупланмаларын исәпләү тәртибенә кагылышлы кайбер процедураларны бердәйләштерү. Бу пенсия тупланмаларын формалаштыру,  аларга төгәлләштерүләр кертү һәм алга таба пенсиянең тупланма өлешен тәэмин итү өчен иминиятләштерелгән затларның шәхси счетларында пенсия тупланмаларының тиешле суммасын чагылдыру кебек исәп-хисап процессы этапларына карый.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2016 елга эшкуарлык һәм инвестицияле эшчәнлек субъектлары катнаша торган яисә катнаша алган мөнәсәбәтләрне җайлау өлкәсендә гамәлдә булган Татарстан Республикасы норматив хокукый актларына экспертиза үткәрү планын формалаштыра.

2015 елның 17-19 ноябре көннәрендә Россия Федерациясе Президенты каршындагы  Россия авыл хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә  (Мәскәү ш.) Милли рейтинг йомгаклары (2015 ел өчен) буенча Россия Федерациясе субъектларында иң яхшы төбәк тәҗрибәләрен  анализлау һәм тикшерүгә багышланган белем бирү чаралары циклы уздырылды.

«Татарстан Республикасы Гарантия фонды»  Коммерциячел булмаган оешмасы 2015 елның 18 ноябреннән 17 декабренә кадәр Фондның акчаларын депозитка кую өчен банкларны сайлап алу буенча ачык конкурс игълан итә.

Конкурста катнашу өчен гаризаларны «Татарстан  Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге»  Дәүләт казна учреждениесенә тапшырырга кирәк.

2015 елның 17 ноябрендә Мәскәү шәһәрендә Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән  максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Комиссия эшче төркеменең чираттагы утырышы уздырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International