Кредитлар буенча процентлар түләүгә бәйле чыгымнарны субсидияләү өчен конкурс игълан ителде

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе


2015 елның  24 ноябреннән  1 декабренә кадәр Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан кредитлар буенча процентлар түләүгә бәйле чыгымнарны субсидияләү формасында дәүләт ярдәме (гомуми бәясе 353 296, 00 сумлык) алу өчен конкурста катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. 

Конкурста катнашу өчен гаризаларны «Татарстан  Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге»  Дәүләт казна учреждениесенә тапшырырга кирәк. Гаризалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Мәскәү ур., 55, 125 нче кабинет. Кабул итү вакыты: дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр Мәскәү вакыты белән 9.00 дән 18.00 гә кадәр; җомга көнне – 9.00 дән 16.45 кә кадәр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International