«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБО акчаларын депозитка кую өчен банкларны сайлап алу буенча ачык конкурс игълан итә

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе


«Татарстан Республикасы Гарантия фонды»  Коммерциячел булмаган оешмасы (алга таба – Фонд)  2015 елның 18 ноябреннән 17 декабренә кадәр Фондның акчаларын депозитка кую өчен банкларны сайлап алу буенча ачык конкурс игълан итә.

Конкурс документациясе түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420111, ТР, Казан ш., Чернышевский ур.,  33, 15 нче офис; эш көннәрендә 09.00 сәгатьтән алып 13.00 гә һәм  14.00 сәгатьтән алып 18.00 гә кадәр.

Тулырак мәгълүмат «Татарстан Республикасы Гарантия фонды»  Коммерциячел булмаган оешмасы сайтында урнаштырылган: garfondrt.ru. Элемтә өчен телефон номерлары: 223-06-79, 223-06-82, 223-06-83. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International