Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайлау буенча республика өчьяклы комиссиясенең эшче төркеме утырышы узды.
«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгының экспорт юнәлешле предприятиеләре өчен 2015 елның 19-20 ноябре көннәрендә Төркия Республикасының Истанбул шәһәренә халыкара бизнес-миссия оештырды һәм үткәрде.
Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россиядә Haier вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашуында катнашты. Очрашуда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин һәм ТР Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшкуарларны «Бизнес-десант» дип аталган белем бирү семинарлары сериясенә чакыра. Семинарлар үз эшеңне ачу һәм алып бару сорауларына багышланган. Проект республиканың барлык муниципаль берәмлекләрен колачлый – Татарстанның 45 муниципаль берәмлегендә (шул исәптән Яр Чаллы һәм Казан шәһәр округларын да кертеп) барлыгы 52 чара уздырылачак.
2015 елның 1-4 декабре көннәредә «ТР сатып алуларын үстерү үзәге» ТР ДУП, Сатып алулар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты ярдәме белән, «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы» темасына җитәкчеләр өчен 40 академик сәгатьтән торган квалификация күтәрү программасы буенча укулар оештыра.
«Эшкуарлыкның җиһаз сатып алуга бәйле чыгымнары өлешен субсидияләү» программасы кысаларында субсидия формасында дәүләт ярдәме күрсәтү өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу конкурсының 2нче этабы кысаларындагы конкурс комиссиясенең 2015 елның 23 ноябрендә 10.00 сәгатьтә уздырылачак утырышының турыдан-туры трансляциясен түбәндәге сылтама буенча карый аласыз: https://livestream.com/accounts/10576116/events/4522573.
20 ноябрь көнне Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Татарстан делегациясе составында Люксембургның «Бельваль» бизнес-инновацион районында булды.
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законга чираттагы төзәтмәләрне әзерләде.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасына «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында»гы Федераль законның 8нче маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проекты керде.
2015 елның 19 ноябрендә «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы микрозаймнар бирү буенча Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектлары гаризаларын тикшерү комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрде.