Икътисад министрлыгы Татарстанның барлык райүзәкләренә «Бизнес-десант» төшерде

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе


Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2015 елның 17 ноябреннән 17 декабренә кадәр эшкуарлар өчен «Бизнес-десант» дип аталган белем бирү семинарлары сериясен оештыра. Семинарларда катнашучыларга бушлай әзер бизнес-идеяләр  тәкъдим ителә. Әзер документлар комплектына «төрелгән» бизнес-идеяләр ярдәмендә кыска вакыт аралыгында бизнесның яңа юнәлешен ачып җибәрергә мөмкин.

Теләге булган һәркем – инде эшли торган эшкуар да, эш башларга җыенган эшкуар да – әлеге бизнес-комплект ярдәмендә үз эшен ачып җибәрә ала. Семинарларда катнашучыларга Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкка күрсәтелә торган ярдәм формаларын һәм инфраструктураларын тәкъдир итәләр, һәм шулай ук  «Эшкуарлык фабрикасы» һәм «Сезнең базарга керә алуыгыз» порталы кебек проектлар турында сөйлиләр. 

Моннан тыш, семинарларда катнашучылар каршында тәҗрибәле бизнес-тренерлар чыгыш ясый. Алар тыңлаучыларны кризис вакытында маркетинг серләре, тендер һәм салым салу  турындагы законнарның нечкәлекләре белән таныштыралар. 

100гә якын эшкуар катнашкан беренче семинар 2015 елның 17 ноябрендә Мөслим авылында үткәрелде. 18 ноябрь көнне  «Бизнес-десант» Базарлы Матак һәм Актаныш авылларына төште. Пәнҗешәмбе, 19 ноябрьдә, семинарлар Азнакайда һәм Олы Кайбычта узачак, 20 ноябрьдә – Арчада, Яшел Үзәндә һәм Зәйдә. Чаралар Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә, шул исәптән Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә дә үткәреләчәк. 

Семинарда катнашуга теркәлү һәм шәһәрегездә узачак чаралар турындагы мәгълүмат белән танышу өчен,  түбәндәге сылтама буенча  «Бизнес-десант» сайтына мөрәҗәгать итәргә  мөмкин: http://bizdesant.ru/. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International