РАХ һәм ДХАндә узган белем бирү программасында төбәкләрдә инвестицион климатны яхшырту юллары турында сөйләштеләр

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе


2015 елның 17-19 ноябре көннәрендә Россия Федерациясе Президенты каршындагы  Россия авыл хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә  (Мәскәү ш.) Милли рейтинг йомгаклары (2015 ел өчен) буенча Россия Федерациясе субъектларында иң яхшы төбәк тәҗрибәләрен  анализлау һәм тикшерүгә багышланган белем бирү чаралары циклы уздырылды. Программада Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов һәм икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты.

«Электр челтәрләренә кушылуның нәтиҗәлелеге» факторы һәм  «Россия Федерациясе субъектында инвесторлар белән эшләү һәм инвестицияләрне җәлеп итү буенча махсуслашкан (хакимият органы тарафыннан вәкаләт бирелгән) оешма эшенең нәтиҗәлелеге», «Эшкуарларның тиешле квалификациядәге хезмәт ресурсларыннан канәгатьлелеге» күрсәткечләре буенча Татарстан Республикасының уңышлы дип табылган тәҗрибәсе Милли рейтингның  иң яхшы тәҗрибәләре җыентыгына кертелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International