Татарстан Республикасының гамәлдәге норматив актларына экспертиза үткәрү турында

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе


«Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларына җайлау йогынтысын бәяләүне һәм  Татарстан Республикасы норматив хокукый актларына экспертиза үткәрү тәртибе турында» 2014 елның 7 мартындагы  14-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законына ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2016 елга эшкуарлык һәм инвестицияле эшчәнлек субъектлары катнаша торган яисә катнаша алган мөнәсәбәтләрне җайлау өлкәсендә гамәлдә булган Татарстан Республикасы норматив хокукый актларына экспертиза үткәрү планын формалаштыра.

Норматив хокукый актларга экспертиза әлеге актларны эшләгәндә һәм кабул иткәндә игълан ителгән җайлау максатларына, хокукый җайлауның тәкъдим ителгән ысулының нәтиҗәлелегенә ирешүгә бәя бирүне, хокук куллану тәҗрибәсен анализлау нигезендә җайлауның тәкъдим ителгән ысулының факттагы уңай һәм тискәре нәтиҗәләрен бәяләүне күздә тотып уздырыла.

Эшкуарларның иҗтимагый берләшмәләрен, эшкурлык һәм инвестицияле эшчәнлек субъектларын Татарстан Республикасында гамәлдә булып, эшкуарлык һәм инвестицияле эшчәнлек субъектларына бизнесны үстерүдә комачаулый торган артык административ каршылыклар тудыручы һәм нигезсез чыгымнар таләп итүче нигезләмәләргә ия  норматив хокукый актларны ачыклауда катнашырга чакырабыз. Экспертизага кертү өчен тәкъдимнәрегезне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайлау йогынтысын бәяләү секторына түбәндәге электрон адреска юллавыгыз сорала: Nail.Madiev@tatar.ru.

Белешмә өчен: 2015 елда «Гадиләштерелгән салым салу системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен   дифференциацияле салым ставкаларын билгеләү турында» 2009 елның 17 июнендәге 19-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законына һәм «Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында» 2012 елның 29 сентябрендәге 65-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законына карата экспертизалар үткәрелде.

Ике акт буенча да законнарны эшкуарлык эшчәнлеге субъектларына бизнес алып бару өчен уңайлырак шартлар тудыручы нигезләмәләр белән тулыландыруның кирәклеге турында карар кабул ителде. Карарлар билгеләнгән тәртиптә үзгәрешләрне кертү өчен  законны эшләүчеләргә юлланды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International