Икътисад министрлыгында КФҮ аша ФМХ хезмәт күрсәтүләренең үзенчәлекләрен тикшерделәр

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе


Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев 2015 елның 18 ноябрендә  Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә (КФҮ) Россия Федераль миграция хезмәте (ФМХ)  хезмәт күрсәтүләрен башкару сорауларына багышланган киңәшмә үткәрде. 

Киңәшмәдә  Россия Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе башлыгы Артем Кузнецов,  «Татарстан Республикасында Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУ директоры Ленара Мозаффарова, һәм шулай ук ФМХ Идарәсе бүлекләре һәм республикадагы КФҮ филиаллары җитәкчеләре катнашты. Киңәшмә кысаларында  КФҮ аша ФМХ хезмәт күрсәтүләренең үзенчәлекләре, һәм шулай ук гражданнарга хезмәт күрсәтү механизмнарын оптимальләштерү максатларында Идарә һәм КФҮ арасындагы хезмәттәшлек ысуллары  тикшерелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International