ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның 16-22 ноябре көннәрендә  Бөтендөнья эшкуарлык атнасы уздырыла. Бу – ел саен яшьләр эшкуарлыгына, инновацияле эшкәртмәләргә, инвестицияләр җәлеп итүгә һәм яңа бизнес өчен старт мәйданчыклары булдыруга багышлап үткәрелә торган масштаблы халыкара проект.

«Эшкуарлыкның җиһаз сатып алуга бәйле чыгымнары өлешен субсидияләү» программасы кысаларында субсидия формасында дәүләт ярдәме күрсәтү өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу конкурсының 2нче этабы кысаларында конкурс комиссиясе утырышы 2015 елның 23 ноябрендә түбәндәге адрес буенча уздырыла: Казан ш., Мәскәү ур., 55, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, 429нчы кабинет.


16
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының  «Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге» Сезне 2015 елның 19 ноябрендә Park Inn by Radisson кунакханәсе территориясендә уздырылачак бизнес-тренингта катнашырга чакыра. Тренингның темасы - «Инглиз телендә бизнес-коммуникацияләр. Entering new markets»
 

2015 елның 24-25 ноябре көннәрендә Омск шәһәрендә  социаль эшкуарлык буенча иң эре форумнарның берсе  –  V «Халыкара социаль эшкуарлар һәм инвесторлар форумы» узачак.

2015 елның 18-22 ноябре көннәрендә  Моношәһәрләрне үстерү проектлары белән идарә итүче командаларны өйрәтү буенча һөнәри әзерлек программасының өченче модуле старт ала. Ул Россия Федерациясе Хөкүмәте карарларына ярашлы рәвештә Моношәһәрләрне үстерү фонды белән уртак эшләнгән һәм үткәрелә. 

2015 елның 17-20 ноябре көннәрендә  Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерының һәм Автомобиль компонентлары җитештерүчеләрнең милли  ассоциациясе делегациясенең Швециягә уртак сәфәре оештырыла.

2015 елның 10 ноябреннән 25 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 9 ноябрендәге 2524-р номерлы күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмалар арасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларын оту буенча республика конкурсы үткәрелә.

Сәфәрнең беренче көнендә Артём Здунов Россия Федерациясенең Инновацияле төбәкләре ассоциациясе әгъзаларының күчмә утырышында катнашты. Утырыш Россиянең Финляндиядәге Сәүдә вәкиллегендә узды.

Яр Чаллы шәһәре  IТ паркы бинасында 2015 елның  13 ноябрендә «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе әгъзаларының чираттан тыш күчмә җыелышы һәм коллегиясе утырышы уздырылды. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә партнерлыкка яңа әгъзалар кабул итү булды. Тавыш бирү нәтиҗәсендә  17 компания Иннокам партнерлыгы статусын алды.
 


13
ноябрь, 2015 ел
җомга

Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен югарыда аталган проект белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтындагы «Җайлау йогынтысын бәяләү» бүлегендә танышырга чакыртабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International