Бүген Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне

2015 елның 20 ноябре, җомга


Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 12 декабрендәге 1293нче карарына ярашлы рәвештә оештырылган «Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм турында»гы Федераль законны гамәлгә ашыру сораулары буенча Хөкүмәт комиссиясе карары белән 20 ноябрь ел саен Россия Федерациясе субъектларында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне буларак билгеләнә. 

Әлеге уңайдан  2015 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының юридик бүлеге хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең опека һәм попечительлек бүлегендә бу көнгә бәйле чара үткәрүне оештыруда катнаша.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International