Дәүләт Думасына Россия Федерациясе Пенсия фондында һәм дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында пенсия тупланмалары акчаларын формалаштыручы иминиятләштерелгән затларның хокук тигезсезлеген юкка чыгаруга юнәлдерелгән закон проекты кертелде

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе


Әлеге закон проектының максаты  -  пенсия тупланмаларын исәпләү тәртибенә кагылышлы кайбер процедураларны бердәйләштерү. Бу пенсия тупланмаларын формалаштыру,  аларга төгәлләштерүләр кертү һәм алга таба пенсиянең тупланма өлешен тәэмин итү өчен иминиятләштерелгән затларның шәхси счетларында пенсия тупланмаларының тиешле суммасын чагылдыру кебек исәп-хисап процессы этапларына карый.  

Шулай ук документта иминият фондын алыштыру турында гариза бирүченең мөрәҗәгатен тикшерү срокларына кагылышлы нормаларны тәртипкә китерү һәм пенсия фондлары тарафыннан хәбәр бирү өлешендә процедураларны төгәлләштерү карала.

Закон проектын кабул итү пенсия фондларына пенсия тупланмаларын санаганда бердәм алгоритмны кулланырга мөмкинлек бирәчәк, бу үз чиратында административ каршылыкларны киметүгә һәм әлеге өлкәдә хезмәт күрсәтү өчен җавап бирүче органнар эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә ярдәм итәчәк.

Исегезгә төшерәбез: Россия Федерациясе  Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Идарәсе хезмәтләрен алу өчен Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләренә (КФҮ) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлеге Үзәкләр республиканың барлык муниципаль районнарында  һәм шәһәр округларында эшли.

Адреслары һәм белешмәләр өчен телефон номерлары күрсәтелгән КФҮләр исемлеге, һәм шулай ук аларның эш вакыты турындагы мәгълүматны КФҮнең рәсми сайтында uslugi.tatarstan.ru/mfc/ һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтында mert.tatarstan.ru алырга була.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International