Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2015 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиевнең Алтай краеның Икътисад һәм инвестицияләр буенча баш идарәсе башлыгы Николай Чиняков белән эшлекле очрашуы узды.
Очрашу Алтай краенда төзелеп килә торган Икътисад, инвестицияле эшчәнлек өлкәсендә дәүләт сәясәте министрлыгы структурасын сайлау, МИЗ, парк структуралары эшчәнлеген оештыру сорауларына, һәм шулай ук инвестицияле һәм инновацияле проектлар белән идарә итү методларына һәм механизмнарына багышланган иде.