«Пирамида» Мәдәни-күңел ачу комплексында (Казан ш.) 2015 елның 1 декабрендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының иң яхшы яшь эшкуарлары катнашлыгында тантаналы чара үткәрелә. Ул «Россиянең яшь эшкуары – 2015» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы финалына багышланган.
Татарстан Республикасында электр челтәрләренә технологик кушылу срокларын оптимальләштерү максатларында торглар (конкурс, аукционнар) үткәрелү очракларында электр челтәре хуҗалыклары объектлары өчен җир кишәрлекләрен әзерләү срогын - 40 көнгә кадәр һәм җир кишәрлекләре торглар (конкурслар, аукционнар) үткәрелми генә бирелгән очракларда 10 көнгә кадәр киметүгә, шулай ук инженер челтәрләре һәм коммуникацияләре трассалары схемасын килештерүне муниципаль районнар өчен - 5 көнгә кадәр һәм Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре өчен 10 көнгә кадәр киметүгә юнәлдерелгән күрсәтмәләр исемлеге расланды.
Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры делегациясе 2015 елның 23 ноябрендә «Сколково» Инновацияле үзәгендә булды.
Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрү программасына ярашлы рәвештә, 2015 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының юридик бүлеге хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәре опека һәм попечительлек бүлегендә әлеге көн уңаеннан үткәрелә торган чараларны оештыруда катнаштылар.
Методика Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимиятләре органнары тарафыннан норматив хокукый актларга карата җайлау йогынтысын бәяләү процедурасын үткәргәндә, һәм шулай ук гамәлдәге норматив хокукый актларның фактик йогынтысын бәяләүне уздырганда куллану өчен эшләнгән.
2015 елның 2-5 декабре көннәрендә Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучы предприятиеләр һәм оешмаларның Шанхайга бизнес-миссиясен оештыру планлаштырыла. Әлеге чара кысаларында катнашучылар Automechanika Shanghai 2015 күргәзмәсендә булачаклар.
«Җиһаз лизингы үсеше: кече һәм урта эшкуарлык субъектларының җиһаз лизингы (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) килешүе буенча беренче кертемнәрен (авансны) түләү чыгымнарын субсидияләү» чарасы кысаларында субсидия формасында дәүләт ярдәме алу өчен, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары арасында уздырыла торган конкурсның икенче этабы кысаларындагы конкурс комиссиясе утырышы 2015 елның 1, 2, 3 һәм 4 декабре көннәрендә түбәндәге адрес буенча үтәчәк: Казан ш., Мәскәү ур., 55, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, 429нчы кабинет.
Конкурс номинацияләре буенча җиңүчеләрне тикшерү нәтиҗәләре һәм тәкъдимнәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырылды. Республика башлыгы үзенең 2015 елның 24 ноябрендәге 680нче күрсәтмәсе белән «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» II Республика конкурсында җиңүчеләр исемлеген раслады.
Татарстан Республикасының һәр эшкуары һәм инвесторы турыдан-туры республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә ала: Татарстан Республикасының барлык башкарма хакимияте органнарының Интернет-сайтларында мөрәҗәгатьләрне кабул итү буенча «Интернет кабул итү» механизмы эшли; республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән элемтәгә керү ысуллары ачык киңлеккә урнаштырылды; теләсә кайсы эшкуар шәхси кабул итү өчен чиратка языла ала.
Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Сезне 2015 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы территориясендә оештырыла торган семинарда катнашырга чакыра. Семинарның темасы – үз-үзеңне оештыру һәм вакыт белән идарә итү буенча экспортерлар өчен тренинг.