Артём Здунов Россиядә Haier вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашуда катнашты

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе


Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россиядә Haier вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашуында катнашты. Очрашуда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин һәм ТР Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе  Талия Миңнуллина катнашты.

Яклар  «Мастер»  Кама индустриаль паркы (КИП «Мастер») территориясендә  Haier компаниясенең  суыту җиһазлары заводын эшләтүгә караган инвестицияле проектын тормышка ашыру сорауларын тикшерделәр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International