«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгының экспорт юнәлешле предприятиеләре өчен 2015 елның 19-20 ноябре көннәрендә Төркия Республикасының Истанбул шәһәренә халыкара бизнес-миссия оештырды һәм үткәрде.
Татарстан Республикасыннан түбәндәге компанияләр катнашты: «Акульчев» Җитештерү компаниясе» ҖЧҖ, «Магнолия» ҖЧҖ, «Сож Синтез» Фәнни-җитештерү компаниясе» ҖЧҖ, «Радар» Порошоклы каплау материаллары үзәге, «Машдеталь» Заводы» ҖЧҖ.