Россия Федерациясе Дәүләт Думасына «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында»гы Федераль законның 8нче маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проекты керде.
Закон проекты Россия Федерациясе Финанслар министрлыгына дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр турындагы законда каралган түләүләр өчен әлеге акчаны алучылар тарафыннан акчаларны кайтаруга карата гомуми таләпләрне билгеләү вәкаләтен тапшыра. Түләүләрне кайтару тәртибе аерым федераль законнарда билгеләнгән түләүләр чыгарылма булып тора.
Әлеге закон проектының Дәүләт Думасында каралу вакыты якынча 2015 елның 1 декабренә билгеләнгән.