Тәэминатчы тарафыннан уртак башкаручылар турында мәгълүмат бирү таләп ителә торган контрактның башлангыч (максималь) бәясе ике мәртәбәгә киметелергә мөмкин

2015 елның 20 ноябре, җомга


Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы  «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында»  2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законга  чираттагы төзәтмәләрне әзерләде. Ул тәэминатчы тарафыннан уртак башкаручылар турында мәгълүмат бирү таләп ителә торган контрактның башлангыч (максималь) бәясен киметү (алга таба - КБМБ) өлешенә карый. Федераль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен башкарылган сатып алулар вакытында КБМБ ны 500 млн сум күләмендә билгеләү тәкъдим ителә, субъект ихтыяҗлары һәм муниципаль ихтыяҗлар вакытында  -  50 млн сум.  Әгәр әлеге күрсәткечләр зуррак була икән, тәэминатчыдан  уртак башкаручылар турында мәгълүмат бирү таләп ителә.

Төзәтмәне эшләүчеләр фикеренчә, әлеге үзгәрешләр ришвәтчелек куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International