«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБО 9 590 000 сумлык микрозайм бирү турында карар кабул итте

2015 елның 20 ноябре, җомга


2015 елның 19 ноябрендә «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы  (алга таба – Фонд) микрозаймнар  бирү буенча  Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектлары (алга таба – ТР КУЭС) гаризаларын тикшерү комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрде.

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның 2015 елның 23 июнендәге 6нчы боерыгы нигезендә төзелгән  Микрозаймнар бирү буенча карар кабул итү комиссиясе ТР КУЭСнан алынган гомуми күләме 14 590 000 сумлык  18 гаризаны карады. Утырыш йомгаклары буенча, комиссия тарафыннан ачыкланган хилафлыклар бетерелгән очракта, гомуми күләме  9 590 000 сумлык 13микрозайм бирү турында карар кабул ителде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International