2015 елның 1-4 декабре көннәредә «ТР сатып алуларын үстерү үзәге» ТР ДУП, Сатып алулар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты ярдәме белән, «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы» темасына җитәкчеләр өчен 40 академик сәгатьтән торган квалификация күтәрү программасы буенча укулар оештыра.
Программа кысаларында тыңлаучылар сатып алуларны «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законга ярашлы рәвештә оештыру һәм үткәрүгә бәйле, законга кертелгән актуаль үзгәрешләргә кагылышлы сорауларны тикшерәчәкләр, контракт системасы кысаларында гамәли эш күнекмәләре һәм кызыксындырган сорауларга тиешле аңлатмалар алачаклар.
Чараны үткәрү вакыты: 2015 елның 1-4 декабре, 9.00 дән 18.00гә кадәр, 4 эш көне.
Чараны үткәрү урыны: Казан ш., Петербург ур., 52, «ИТ-парк».
Бәясе: 9 500 сум. Ике һәм аннан да күбрәк тыңлаучы катнашканда ташламалар бирү каралган.
Квалификация күтәрү программасында катнашу өчен гаризаларны түбәндәге электрон адреска юллавыгыз сорала: crz.rt@tatar.ru, факс: (843) 291-95-00.
Оештыручылар арасыннан элемтә өчен: (843) 291-95-24, Юлия Федорова.