Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшкуарларны «Бизнес-десант» дип аталган белем бирү семинарлары сериясенә чакыра. Семинарлар үз эшеңне ачу һәм алып бару сорауларына багышланган. Проект республиканың барлык муниципаль берәмлекләрен колачлый – Татарстанның 45 муниципаль берәмлегендә (шул исәптән Яр Чаллы һәм Казан шәһәр округларын да кертеп) барлыгы 52 чара уздырылачак.
Беренче атнада 8 семинар оештырылды – Мөслимдә, Олы Кайбычта, Азнакайда, Арчада, Актанышта, Базарлы Матакта, Зәйдә һәм Яшел Үзәндә. Һәр районда ТР башкаласыннан килгән белгечләрне тыңлар өчен 80нән алып 120гәчә кеше җыелган иде. Проектны гамәлгә ашыру вакытында барлыгы берничә мең кеше: инде гамәлдә эшли торган һәм булачак эшкуарлар үзләре өчен файдалы мәгълүмат алачак. Әлеге проект Икътисад министрлыгы белән беррәттән муниципалитет башлыклары тарафыннан да хуплана.
«Бизнес-десант» составында - муниципаль районнар администрацияләре вәкилләре, Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре, яңа эш ачып җибәрү өчен бизнес-комплектларны эшләүчеләр, һәм шулай ук тәҗрибәле бизнес-тренерлар. Соңгылары, семинарда катнашучы башка белгечләр белән бергә, эшкуарларга бизнеска кагылышлы төрледән-төрле сорауларга җавап табарга ярдәм итәләр.
23 ноябрьдә «Бизнес-десант» Балык Бистәсенә төшә, 24 ноябрь көнне – Апаска. «Бизнес-десант»ның үз районыңа кайчан төшәсен белү өчен, проект сайтындагы «Календарь» гә күз салу да җитә.
Тулырак мәгълүмат bizdesant.ru сайтында.