Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайлау буенча республика өчьяклы комиссиясенең эшче төркеме утырышы узды.
Эшче төркем утырышында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы һәм Татарстан Республикасы оешмаларында хезмәт хакын күтәрү буенча эш бирүчеләр тарафыннан күрелә торган чаралар турында ТР Профсоюзлары федерациясе, ТР Эш бирүчеләре берләшмәләренең Координация советы, ТР Министрлар Кабинеты арасында имзаланган Килешүнең үтәлеше йомгаклары каралды.