Артём Здунов Татарстан делегациясе составында Люксембургның «Бельваль» бизнес-инновацион районында булды

2015 елның 20 ноябре, җомга


20 ноябрь көнне Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов Татарстан делегациясе составында  Люксембургның «Бельваль» бизнес-инновацион районында булды. Бүгенге көндә әлеге территориядә шәһәр төзелеше проекты тормышка ашырыла. Шәһәрдә 7 меңгә якын кеше яшәячәк, ә 25 меңе эшли, тикшеренүләр белән шөгыльләнә һәм белем ала алачак. Моның өчен кирәкле  барлык инфраструктура да булдырыла – мәктәпләр, сәүдә һәм күңел ачу үзәкләре төзелә.  «Бельваль» районында делегациягә  «Технопорт» бизнес-инкубаторын һәм «Люксинновэйшн» Инновацияләр агентлыгын тәкъдир иттеләр. 

Шул ук көнне Татарстан делегациясе  Люксембург  Сәүдә  палатасында булды. Анда Татарстан – Люксембург «түгәрәк өстәле» оештырылды. Әлеге чара эшендә Люксембургның Россия һәм аның төбәкләре белән эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерүгә һәм ныгытуга кызыксыну белдергән бизнес вәкилләре катнашты. Чара кысаларында Татарстан Республикасының икътисадый һәм инвестицион потенциалы тәкъдир ителде. Икътисад министры Артём Здунов эшлекле сәфәр кысаларында  шулай ук Бельгия  – Люксембург Сәүдә палатасы Идарәсе рәисе Аркадий Арианофф белән очрашты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International