ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2015 ел
җомга

Казан федераль университетының  (КФУ) Инновацияле үсеш идарәсе,  «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы һәм Татарстан Республикасы Социаль өлкәдә инновацияләр үзәге белән бергә, 2015 елның 27 ноябренннән  «Эшкуарлык эшчәнлеге. Социаль эшкуарлык» һөнәри яктан яңадан әзерләү программасына старт бирде.

Очрашу барышында үзара хезмәттәшлек тәртибенә караган сораулар тикшерелде. Фонд хезмәткәрләре Фонд эшчәнлеге турындагы мәгълүмат белән таныштырдылар, җаваплылык йөкләмәләрен бирү таләпләре һәм шартлары турында сөйләделәр, һәм шулай ук  Фонд эшенә юридик затлар белән эшләү сыйфатын күтәрү һәм йөкләмәләрне бирүнең тизлеген арттыру максатында кертелгән төп үзгәрешләр хакында хәбәр иттеләр. 


26
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Очрашуда Стратегия 2030ны формалаштыруга карата төп якын килү ысуллары каралды, һәм шулай ук субъектларның социаль-икътисадый үсешенә кагылышлы сораулар тикшерелде.

Конференция кысаларында Интернет челтәрендә торгиларны урнаштыру өчен  Россия Федерациясенең рәсми сайтының эшләве, аның мөмкинлекләре һәм үсеш перспективалары, Мәскәү өлкәсендә милек торгиларын оештыру һәм үткәрү тәҗрибәсе, төбәк мәгълүмат системаларын кертү һәм аларны интеграцияләү, әлеге өлкәдә монополиягә каршы контроль тәҗрибәсе турында докладлар ясау каралган.
 

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының  «Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге» Сезне 2015 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы территориясендә узачак семинарга чакыра. Семинарның темасы – «Халыкара контракт. Контракт буенча исәп-хисап формалары».

Моношәһәрләрне үстерү фонды делегациясе сәфәре кысаларында Яр Чаллы моношәһәрен үстерү чараларын гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмә уздырылды. Анда  «Яр Чаллы сәнәгать зонасында гомумкулланыштагы юл инфраструктурасын төзү» дип аталган инвестицияле проект буенча Татарстан Республикасы чыгымнарын уртак финанслау турындагы килешүне тормышка ашыру сораулары тикшерелде. 

Казан шәһәре Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә 2015 елның  25 ноябрендә  «Сәнәгать территорияләрен озак сроклы перспективага нәтиҗәле куллану» темасына багышланган семинар үткәрелде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2015 елның  26 ноябрендә 2015 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча зыянга эшләгән 5 авыл хуҗалыгы предприятиесенең финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерү буенча баланс комиссиясе утырышы уздырылды. 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» 2015 елның 11 ноябрендәге 1217нче карары белән  сатып алулар электрон формада башкарыла торган товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр исемлеге яңа редакциядә расланды.

Чарада 600гә якын кеше катнашты. Алар арасында православие руханилары, приход активистлары, меценат-хәйриячеләр, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары җитәкчеләре, мәдәният һәм фән эшлеклеләре бар иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International