Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Моношәһәрләрне үстерү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы генераль директорының беренче урынбасары Сергей Карпов җитәкчелегендәге «Моношәһәрләрне үстерү фонды» КБО вәкилләре белән очрашты. Әлеге делегация 2015 елның 26 ноябрендә эш сәфәре белән Яр Чаллы шәһәрендә булды.
Визит вакытында делегация Яр Чаллы шәһәре сәнәгать зонасында автомобиль юлларын реконструкцияләү барышы белән таныштылар, һәм шулай ук алар «Кама» АСКнда, «ТЭМПО» металлургия заводында булдылар.
Моношәһәрләрне үстерү фонды делегациясе сәфәре кысаларында Яр Чаллы моношәһәрен үстерү чараларын гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмә уздырылды. Анда «Яр Чаллы сәнәгать зонасында гомумкулланыштагы юл инфраструктурасын төзү» дип аталган инвестицияле проект буенча Татарстан Республикасы чыгымнарын уртак финанслау турындагы килешүне тормышка ашыру сораулары тикшерелде.
Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева, «Главтатдортранс» ДКУ директоры Эдуард Данилов, Яр Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин, һәм шулай ук «Кама» АСК» ҖЧҖ, «Кама Кристалл Технолоджи» ҖЧҖ, «Үсеш» Сәнәгать паркы, «Мастер» КИП» ААҖ инвестицияле проектлары инициаторлары катнашты.