Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2015 елның 26 ноябрендә 2015 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча зыянга эшләгән 5 авыл хуҗалыгы предприятиесенең финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерү буенча баланс комиссиясе утырышы уздырылды.
Баланс комиссиясе эше нәтиҗәләре буенча тикшерүгә куелган предприятиеләрнең җитештерү рентабельлелеген күтәрү һәм эшчәнлекләренең финанс нәтиҗәләрен яхшырту буенча кирәкле чараларны үткәрү турында карарлар кабул ителде.
Баланс комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы һәм Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе вәкилләре катнашты.