Бүген, 2015 елның 26 ноябрендә, Казанда «Корстон» КСККнда Татарстан Республикасының II Православие җәмәгатьчелеге форумы үтте. Анда республикада православие үсеше сораулары тикшерелде.
Чарада 600гә якын кеше катнашты. Алар арасында православие руханилары, приход активистлары, меценат-хәйриячеләр, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары җитәкчеләре, мәдәният һәм фән эшлеклеләре бар иде. Форумга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан чарада икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты.