Сатып алулар электрон формада башкарыла торган товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр исемлегенә үзгәрешләр кертелде

2015 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе


Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» 2015 елның 11 ноябрендәге 1217нче карары белән  сатып алулар электрон формада башкарыла торган товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр исемлеге яңа редакциядә расланды.

Кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә исемлек позицияләре төгәлләштерелде һәм детальләштерелде. Әйтик, элек гамәлдә булган исемлектән полиграфия һәм басма продукция кебек товарларны сатып алулар чыгарылды, әмма яңа исемлеккә  «басма китаплар», «басма газеталар», «журналлар һәм периодик басмалар», «басма календарьлар» аерым позицияләр буларак кертелде. Шундый ук үзгәрешләр сатып алына торган эшләргә һәм хезмәт күрсәтүләргә кагыла.

Сатып алулар электрон формада башкарыла торган товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрнең яңа исемлеге 2016 елның 1 гыйнварында үз көченә керә.

Карар тексты
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International