«Сәнәгать территорияләрен озак сроклы перспективага нәтиҗәле куллану» семинарында гамәлдәге сәнәгать мәйданчыкларының актуаль проблемаларын тикшерделәр

2015 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе


Казан шәһәре Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә 2015 елның  25 ноябрендә  «Сәнәгать территорияләрен озак сроклы перспективага нәтиҗәле куллану» темасына багышланган семинар үткәрелде. Семинарда Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, Казан шәһәре Башкарма комитеты, фән һәм мәгариф оешмалары вәкилләре катнашты. 

2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе кысаларында һәм Казан шәһәр округы генераль планын эшләү кысаларында семинарда гамәлдәге сәнәгать мәйданчыкларының актуаль проблемалары, Казан сәнәгатен үстерү чараларын һәм өстенлекле юнәлешләрен билгеләү сораулары тикшерелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International