ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 10 декабрендә «Корстон»  Кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында тантаналы шартларда «Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацияле идея» XI Республика конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.

2015 елның 9 декабреннән 13 декабренә кадәр Россия Федерациясе Хөкүмәте карарларына ярашлы рәвештә эшләнгән һәм Моношәһәрләрне үстерү фонды белән бергә үткәрелә торган  Моношәһәрләрне үстерү проектлары белән идарә итүче командаларны укыту буенча профессиональ әзерлек программасының (алга таба – Программа) дүртенче модуленә старт бирелә.

Очрашу кысаларында  European Cluster Excellence Initiative (ECEI) кластеры лейблын бирү критерийлары һәм шартлары тикшереләчәк, һәм шулай ук Россия территориаль кластерлары тарафыннан лейблны алу тәҗрибәсе турында берничә хәбәр тыңланачак.

2015 елның 10 декабрендә  Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластер форумы үтте. Форум эшендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Кластерлар һәм технопарклар ассоциациясе директоры Андрей Шпиленко, Татарстан, һәм шулай ук Башкортостан, Удмуртия һәм Ульяновск өлкәсе  машина төзелеше тармагының кече һәм урта предприятиеләре вәкилләре катнашты.


9
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының  Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Сезне ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында агымдагы елның 15 декабрендә узачак семинарда катнашырга чакыра. Семинарның темасы – «Экспортлаганда Россия компанияләре өчен ихтимал булган хәвефләр».

«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының  конференц-залында 2015 елның 9 декабрендә 14:00 сәгатьтә Казан ш.,  Чернышевский ур., 33 йорт, оф.15 адресы буенча Фондның җаваплылык йөкләмәләрен (поручительстволарын) бирү программасы буенча хезмәттәшлек турында килешү  имзалау өчен банкларны сайлап алу буенча ачык конкурста катнашу өчен бирелгән гаризалар салынган конвертлар ачылды. 

2015 елның  7 декабрендә Мәскәү шәһәрендә «Социаль өлкәдә секторара хезмәттәшлек итү»  VIII Бөтенроссия конференциясе уздырылды.

Киңәшмә барышында оешмаларның финанс нәтиҗәләренең кимүенә йогынты ясаган сәбәпләр тикшерелде, һәм шулай ук төзелеш комплексы оешмаларының финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм хезмәт хаклары, бюджетка түләүләр буенча бурычларны юкка чыгару буенча күрелергә тиешле чаралар каралды.


8
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Казанда  «Татарстанның кече бизнесы: 2015 елда күпме эшләдек һәм күпме югалттык?» дип аталган «түгәрәк өстәл» узды. Чараны төбәкнең кече эшкуарлыгына хас төп проблематиканы ачыклау буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән уртак проект кысаларында  «Реальное время» интернет-газетасы оештырды. 

2015 елның 15-16 декабре көннәрендә Роспатент,  Бөтендөнья интеллектуаль милек оешмасы белән бергә, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы  һәм Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының Казан юридик институты катнашлыгында  «Кече һәм урта предприятиеләр өчен интеллектуаль милек» дип аталган ике көнлек семинар үткәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International