2015 елның 7 декабрендә Мәскәү шәһәрендә «Социаль өлкәдә секторара хезмәттәшлек итү» VIII Бөтенроссия конференциясе уздырылды.
Әлеге конференция ел саен Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан Россия төбәкләрендә һәм муниципаль берәмлекләрендә социаль мәсьәләләрне чишүдә нәтиҗәле хезмәттәшлекне үстерү максатларында уздырыла. Конференция барышында секторара хезмәттәшлекне үстерүнең көнүзәк юнәлешләре, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар, бизнес һәм дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары тарафыннан социаль өлкәдә алып барылган эшнең һәм үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәле технологияләрен тарату буенча күрелергә тиешле чаралар тикшерелде.
Конференция кысаларында Россиядә социаль өлкәдә секторара хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча гамәли киңәшләр эшләүгә юнәлдерелгән проект секцияләре эшләде.