Бүген, 2015 елның 8 декабрендә, Казанда «Татарстанның кече бизнесы: 2015 елда күпме эшләдек һәм күпме югалттык?» дип аталган «түгәрәк өстәл» узды. Чараны төбәкнең кече эшкуарлыгына хас төп проблематиканы ачыклау буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән уртак проект кысаларында «Реальное время» интернет-газетасы оештырды. «Түгәрәк өстәл»дә «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге» Дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе Дилүс Шәвәлиев, «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБО директоры урынбасары Рәсим Усманов, «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге» җитәкчесе урынбасары Лариса Парфенова, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, сәнәгать мәйданчыклары һәм технопарклар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм эшкуарлар катнашты.
Эшкуарлыкка ярдәм инфраструктурасы оешмалары вәкилләре Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтүгә караган гамәлдәге программалар турында сөйләделәр, шул исәптән финанс, инфраструктур һәм мәгълүмати булышлыкны оештыру юнәлешләре буенча да. Шул ук вакытта бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре эшкуарлыкка дәүләт ярдәме күрсәтү өлкәсендәге уңай үзгәрешләрне дә билгеләп үттеләр.