Моношәһәрләрне үстерү проектлары белән идарә итүче командаларны профессиональ әзерләү программасының дүртенче модуле башланды

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

2015 елның 9 декабреннән 13 декабренә кадәр Россия Федерациясе Хөкүмәте карарларына ярашлы рәвештә эшләнгән һәм Моношәһәрләрне үстерү фонды белән бергә үткәрелә торган  Моношәһәрләрне үстерү проектлары белән идарә итүче командаларны укыту буенча профессиональ әзерлек программасының (алга таба – Программа) дүртенче модуленә старт бирелә.
  
Программаның дүртенче модуле  «Моношәһәрләргә дәүләт ярдәме күрсәтү ысуллары һәм программалары» темасына багышлана.

Программа буенча укулар «Сколково» Мәскәү идарә мәктәбе Кампусында оештырыла. Татарстан Республикасыннан укуларда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Яр Чаллы моношәһәре  җирле үзидарәсе вәкилләре һәм шәһәр предприятиеләре җитәкчеләре катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International