«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБОның җаваплылык йөкләмәләрен бирү программасы кысаларында хезмәттәшлек итү турында килешү имзалау өчен банкларны сайлап алу буенча ачык конкурс нәтиҗәләре 2015 елның 22 декабреннән дә соңга калмый игълан ителәчәк

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының  конференц-залында 2015 елның 9 декабрендә 14:00 сәгатьтә Казан ш.,  Чернышевский ур., 33 йорт, оф.15 адресы буенча Фондның җаваплылык йөкләмәләрен (поручительстволарын) бирү программасы буенча хезмәттәшлек турында килешү  имзалау өчен банкларны сайлап алу буенча ачык конкурста катнашу өчен бирелгән гаризалар салынган конвертлар ачылды. Конкурска Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы банклар гаризалары тәкъдим ителгән. Конкурс нәтиҗәләре  www.garfondrt.ru сайтында 2015 елның 22 декабреннән дә соңга калмый урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International