ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 14 декабрендә  12.00 сәгатьтән алып  20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәләренә ярашлы рәвештә, дәүләт хакмияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне уздырыла.

2015 елның 17-19 декабре көннәрендә Казан шәһәрендә «Талантлар ачу» экспертлар форумы уздырыла. Форум «2015-2020 елларда Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасын  гамәлгә ашыру буенча вәкаләтле орган булган «Талантларның Казан ачык университеты 2.0» АКБО тарафыннан оештырыла.


12
декабрь, 2015 ел
шимбә

«Роботлар һәм  сәнәгатьне  автоматлаштыру. Татарстан 2015» күргәзмә-форумы  2015 елның 15 декабрендә түбәндәге адрес буенча урнашкан   Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» Казан технопаркының Икенче мәйданчыгында уздырылачак: Яр Чаллы ш., Машина төзүчеләр ур., 91.

«Бер тәрәзә» принцибы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр (шул исәптән электрон формада)  системасын үстерү кысаларында, республика гражданнары өчен дәүләт һә муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре (КФҮ)  аша Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең федераль порталында  (www.gosuslugi.ru) теркәлү мөмкинлеге тудырылды.

2015 ел йомгаклары буенча муниципаль контрольгә багышланган чаралар буенча җирле үзидарә органнары тарафыннан мәгълүмат тапшыру сораулары тикшерелгән киңәшмә 2015 елның 10 декабрендә үтте. Киңәшмә, республиканың барлык муниципаль районнарын һәм шәһәр округларын кушып,  видеоконференцэлемтә  режимында оештырылды.

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының Экспортка ярдәм итү үзәге Сезне ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында агымдагы елның 17 декабрендә узачак семинарда катнашырга чакыра. Семинарның темасы – «ТР КУЭның экспорт юнәлешле субъектлары өчен салым салуны оптимальләштерү. Хәвефләрне киметү методлары».

Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов РФ финанслар министры Антон Силуановка Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан  муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгаь паркларының эше турында сөйләде. Ул сәнәгать парклары эшчәнлегеннән кергән салым күләмнәрен атады, һәм шулай ук паркларның урнашу географиясе турында мәгълүмат җиткерде. 


11
декабрь, 2015 ел
җомга

2015 елның 10 декабрендә  «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы  (алга таба – Фонд) микрозаймнар  бирү буенча  Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектлары гаризаларын тикшерү комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрде.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү барышында мәгълүмати технологияләрне куллану подкомиссиясенең 2015 елда соңгы, йомгаклау утырышы узды. Утырышта катнашучылар  «Дәүләт хезмәт күрсәтүләренең ачык платформасы»  сервисы үсешенең якынча нәтиҗәләрен ясадылар һәм ЗАГС органнарының өстенлекле төбәк хезмәт күрсәтүләрен оптимальләштерү буенча чаралар планын тикшерделәр.


10
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Конкурс комиссиясе утырышы 2015 елның  11 декабрендә 10.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча уздырыла: Казан ш., Мәскәү ур., 55, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, каб. 429.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International