2015 елның 10 декабрендә Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластер форумы үтте. Форум эшендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Кластерлар һәм технопарклар ассоциациясе директоры Андрей Шпиленко, Татарстан, һәм шулай ук Башкортостан, Удмуртия һәм Ульяновск өлкәсе машина төзелеше тармагының кече һәм урта предприятиеләре вәкилләре катнашты.
«Бер ел элек биредә сөйләнгән идеяләрнең тормышка ашырылуын күрүгә мин бик шат. Без бөтен көчебезне генә туплап калмыйча, федераль финансларны җәлеп итә алдык. Республика машина төзүчеләрен кызыклы һәм, иң мөһиме, нәтиҗәле кластер проектлары эшләргә һәм тәкъдим итәргә чакырам», - диде ТР икътисад министры Артём Здунов үзенең сәламләү чыгышында.
Форум кысаларында машина төзелешендә аддитив технологияләр куллану, кризис чорында сәнәгать предприятиеләренең тотрыклы эшен тәэмин итү, «РТЮ» ААҖ өчен юл инфраструктурасы һәм тимер юл транспорты запас частьларының перспективалы базарларына чыгу сораулары каралды, проектлар буенча үтәкүренмәле экспертиза системасын төзүне оештыру принциплары һәм, бизнес, уку йортлары, һәм шулай ук тикшеренү оешмалары экспертларын җәлеп итеп, әлеге нәтиҗәләргә бәя бирү мәсьәләләре буенча фикер алышулар оештырылды.
Эш нәтиҗәләре буенча катнашучылар форум резолюциясенә кертү максатында үз тәкъдимнәрен яңгыраттылар. Шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры һәм Яр Чаллы шәһәре мэры тарафыннан машина төзелеше кластерында катнашучыларның үсеш проектларына алга таба да ярдәм итү буенча күрсәтмәләр бирелде.
Форум Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары кластерлы үсешенең Кама үзәге һәм Татарстан Республикасы цифрлы технологияләр үзәге тарафыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты ярдәмендә оештырылды. Чараны оештыруда шулай ук Яр Чаллы шәһәре һәм «Кама аръягы» регионы Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре һәм Кама аръягы регионы машина төзүчеләре ассоциациясе һәм ИТ-парк актив катнашты.