2015 елның 15-16 декабре көннәрендә Роспатент, Бөтендөнья интеллектуаль милек оешмасы белән бергә, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының Казан юридик институты катнашлыгында «Кече һәм урта предприятиеләр өчен интеллектуаль милек» дип аталган ике көнлек семинар үткәрә.
Семинар түбәндәге адрес буенча уздырыла: Казан ш., Петербург ур., 11, конференц-зал. Казанда семинар буенча җаваплы зат: Петрунина Ирина Борисовна, тел.: +7 (843) 298-65-75.