2015 елның 9 декабрендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында 2015 елның 9 ае өчен төзелеш комплексы оешмаларының финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен тикшерү буенча баланс комиссиясе утырышы узды.
Киңәшмә барышында оешмаларның финанс нәтиҗәләренең кимүенә йогынты ясаган сәбәпләр тикшерелде, һәм шулай ук төзелеш комплексы оешмаларының финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм хезмәт хаклары, бюджетка түләүләр буенча бурычларны юкка чыгару буенча күрелергә тиешле чаралар каралды.